ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

«Актив озын гомерлелек» проекты кысаларында Тукай районы ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Фәйрүзә Вазиева белән бергә Түбән Суыксу авылына күчмә чара оештырылды.

20 ноябрьдә Совет районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак. Эш эзләүчеләрне сәгать уннан уникегә кадәр Гагарин ур., 46 йорт адресы буенча көтәчәкләр. Белешмәләр өчен телефон: 205-54-53.

Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Яңа инициатива кысаларында «Хыял» яшьләр (яшүсмерләр) клубына тапшыру өчен металл консерв банкаларын җыю оештырылды.

Россия Федерациясендә 2013 елның ноябреннән «Кайнар йөрәк» бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт инициативасы гамәлгә ашырыла. Аның төп максаты – 23 яшькә кадәрге, битараф булмаган һәм актив тормыш позициясен күрсәткән, риясыз ярдәмгә килгән яисә авыр тормыш хәлләрен җиңгән балаларга һәм яшьләргә рәхмәт белдерү.


18
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

«2014–2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дәүләт программасының «Балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны профилактикалау» чаралары комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Казанда өч көнлек семинар узды. Чараның темасы – «Балигъ булмаганнарның аутодеструктив тотышын профилактикалау».

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан уздырылган «Изге эш – Ватанга хезмәт итү» төркемле дәресе Бөтенроссия хәрби хезмәткә чакырылучылар көненә багышланган иде.

Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән рус телен һәм әдәбиятын цифрлаштыру турында интеллектуаль уен үткәрде. Чара «SkillCity күнекмәләр шәһәре» белешмә-уен сервисы» балаларга һәм яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү һәм киберсоциальләштерү буенча бөтенроссия социаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләренең һәм белгечләренең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү буенча чираттагы стажировка мәйданчыгы узды. Чараның темасы – «Әйләнә-тирәбездәге һөнәрләр: үсеш үзенчәлекләре булган балаларга һөнәри юнәлеш бирү».

«Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль хезмәт алучы яшүсмерләр Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International