ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2015 ел
дүшәмбе

Балтач районында  яшәүче Мәрьям Вафинага бүген 90 яшь тулды.  Балтач районының башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина,  Балтач шәһәр  җирлеге башлыгы Илдар Габдрахмановлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. 

Бүген Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тематик бию чарасы узды. 

Шушы көннәрдә Бөгелмәнең "Возрождение" физик мөмкинлекләре чикләнгән балалр һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагында торучы балалар “Татнефть аренада” узган "Пилигрим" хәйрия тамашасында катнаштылар.  


26
июль, 2015 ел
якшәмбе

Шушы көннәрдә Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта тәрбияләнүселәр Казан шәһәренә сәфәр кылдылар. 


24
июль, 2015 ел
җомга

Бүген Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырылды. Әлеге чарада районның 9 предприятиесе һәм оешмасы вәкилләре катнашкан.

Бүген Түбән Каманың “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Минем гаиләм" дигән рәсем конкурсы узды. Укучылар зур кызыксыну һәм теләк белән әти, әни, әби, бабайларын ясадылар. 

Бүген Тукай районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балалар белән дәрес уздырдылар. Бу дәреснең максаты танып-белү процессларын, вак моториканы, сөйләм эшчәнлеген яхшырту иде. 

Алабуганың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы   астында  һөнәри юнәлеш бирүче чаралар белән шәһәрдән читтә урнашкан ял итү лагерьларына чыгуны дәвам итә. Бүген мондый чара “Яшь төзүче” сәламәтләндерү лагеренда булып узды. 

Җәй көннәрендә Яр Чаллының “Асылташ” приютында тәрбияләнүче балалардан торган “Талисман” волонтерлар отряды үз әшен дәвам итте. Волонтерлар “Кояшкай” дип аталган физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булдылар. Әлеге очрашуның максаты яшүсмерләрдә әхлак сыйфатларны тәрбияләү һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган кешеләр проблемаларына игътибар итү иде. 

23 июль көнне Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү оешмасының актлар залында "Хезмәт кешесе" бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Конкурста 100дән артык кеше катнашты, шулар арасында шәһәр һәм районның мәктәп һәм мәктәпкәчә балалары. Җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм дипломнардан тыш “А хәрефеннән башлап Я хәрефенә кадәр профориентация” дигән анти-кафе тәкъдим иткән бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International