Алабуганың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы астында һөнәри юнәлеш бирүче чаралар белән шәһәрдән читтә урнашкан ял итү лагерьларына чыгуны дәвам итә. Бүген мондый чара “Яшь төзүче” сәламәтләндерү лагеренда булып узды.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре белән очрашуда 7-10 яшькәчә 151 бала катнашты. Балалар профориентацион уен һәм конкурсларда актив катнаштылар, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Чара барышында катнашучыларның профессияләр турында хәбәрдар булулары, зирәклеге, җиңүгә омтылышлары чагылды.
Теләүчеләр үзәкнең мобиль офисында компьютер тестлары үтә алдылар.