Яр Чаллы приютында тәрбияләнүчеләр “Солнышко” тернәкләндерү үзәгенә барды

2015 елның 24 июле, җомга

Җәй көннәрендә Яр Чаллының “Асылташ” приютында тәрбияләнүче балалардан торган “Талисман” волонтерлар отряды үз әшен дәвам итте. Волонтерлар “Кояшкай” дип аталган физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булдылар. Әлеге очрашуның максаты яшүсмерләрдә әхлак сыйфатларны тәрбияләү һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган кешеләр проблемаларына игътибар итү иде.

       Тәрбияләнүчеләр иҗади номерлар һәм концерт программасы белән “Чын йөрәктән” дигән хәйрия акциясе үткәрделәр. Җылы    һәм тыныч аралашу  барышында балалар игелеклелек турында шигырьләр сөйләделер, әниләр һәм тормыш турында җырлар җырлардылар. Бу очрашу балаларны бергә булганда теләсә нинди авырлыкларны да җиңеп була икәнлегенә, үз көчең һәм мөмкинлекләреңә карап, бер-береңә ярдәм итү, аңлау һәм дуслык мөнәсәбәтендә булырга кирәклегенә төшендерде.

        Балалар белән бу очрашу бик җылы, җанлы, дустанә атмосферада үтте.  “Асылташ” приютында тәрбияләнүчеләр “Кояшкай” үзәгендәге дуслары янына тагын килергә вәгъдә биреп калдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International