Балтач районында яшәүче тыл хезмәтчәнен 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2015 елның 27 июле, дүшәмбе

Балтач районында  яшәүче Мәрьям Вафинага бүген 90 яшь тулды.  Балтач районының башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина,  Балтач шәһәр  җирлеге башлыгы Илдар Габдрахмановлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

РФ Президенты В.В.Путин исеменнән котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы исеменнән,  соңгы эш урынынан һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. Юбилей көнендә ветеранга Татарстан Республикасы Президенты исеменнән күчтәнәчләр дә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International