Әлмәт предприятиеләренә стропальщик, балта остасы һәм кондутор кирәк

2015 елның 24 июле, җомга

Бүген Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырылды. Әлеге чарада районның 9 предприятиесе һәм оешмасы вәкилләре катнашкан.

Эшкә урнашырга теләүчеләр өчен түбәндәге булгечлекләр буенча вакансия тәкъдим ителде: автомобиль йөртүчесе, бульдозер машинисты, кондуктор, фрезеровщик, кладовщик, стропальщик, балта остасы һ. б.

Ярминкә барышында оешмалар вәкилләре эш шартлары, эшкә алучыга карата таләпләр белән таныштырган. Казанлыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелгән. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, үз чиратларында, катнашучыларга хезмәт базарындагы хәл һәм актуаль вакансияләр турында сөйләгән.

Чарага 130 кеше килгән иде. Шуларның 9ына эш урынына юллама тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International