Бүген Түбән Каманың “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Минем гаиләм" дигән рәсем конкурсы узды. Укучылар зур кызыксыну һәм теләк белән әти, әни, әби, бабайларын ясадылар. Иң кечкенәләргә әзер рәсемнәрне буярга тәкъдим ителде. Приют карамагындагы балалар викториналарда, уеннарда һәм эстафеталарда катнаштылар, күңел ачтылар.
Чара ахырында барлык катнашучыларга да татлы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.