Бүген Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тематик бию чарасы узды.
Приютта тәрбия алучылар төрле флеш-моблар, конкурс, викторина һәм спорт чараларында катнашты. Балалар рәхәтләнеп үзара бию, җырлау осталыгында ярыштылар.
Оештыручылар сүзләренә караганда, әлеге чара ярдәмендә балалар бер-берсен бию ритмы ярдәмендә сүзсез аңларга өйрәнә, командада эшләү үзәнчәлекләренә төшенә.