23 июль көнне Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү оешмасының актлар залында "Хезмәт кешесе" бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Конкурста 100дән артык кеше катнашты, шулар арасында шәһәр һәм районның мәктәп һәм мәктәпкәчә балалары. Җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм дипломнардан тыш “А хәрефеннән башлап Я хәрефенә кадәр профориентация” дигән анти-кафе тәкъдим иткән бүләкләр тапшырылды.
Конкурста катнашучылар арасында бигрәк тә 2 нче номерлы балалар бакчасы һәм Старомихайлов мәктәбе аерылып торды. Әлеге балалар махсус призлар белән бүләкләнделәр.