Яр Чаллының "Ышаныч" үзәге белгечләре Территориаль иҗтимагый үзидарә белән очрашуда катнашты

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллының "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Территориаль иҗтимагый үзидарә вәкилләре белән очрашуда катнашты.  

Чара барышында белгеч катнашучыларга “Ышаныч” үзәгенең эшчәнлеге, эш тәртибе һәм шартлары турында  сөйләде. Социаль хезмәтләр күрсәтү рәвешен, 442 номерлы федераль закон, башка норматив актлар үзенчәлекләрен аңлатты.

Очрашу "Ышаныч" үзәге белән Территориаль иҗтимагый үзидарә арасында хезмәттәшлек турында килешү төзү белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International