Бүген Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ведомствоара рейдта катнашты. Чара район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә узды.
Оештыручылар күп балалы, патронажда торган, шулай ук инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрдә булды. Белгечләр алар белән балаларның тормышы һәм сәламәтлелеге турында профилактик әңгәмә үткәрде, янгын куркынычсызлыгы турында искәртте.
Катнашучылар сүзләренә караганда, әлеге рейд ярдәмендә гаиләләргә зур ярдәм күрсәтелде.