Бүген Баулының "Гаилә" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белгечләре Баулының Җиңү паркында чираттагы бәйрәм чарасы үткәрделәр.
Балалар “Передай сигнал”, “Колпачки” кебек уеннарда катнаштылар, пазл җыйдылар, әдәпле сүзләрне искә төшерделәр. Чара ахырында приютта тәрбия алучылар “Дуслык” темасына асфальтта рәсемнәр ясадылар.