Бөгелмәнең “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында чираттагы шашка уены буенча турнир узды. Балалар кәнфиттән ясалган шашка фигураларын такта буенча йөрттеләр, үзара ярыштылар. Иң яхшы уенчыларга мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды. Әлеге уенда җиңүче булып Денис Лосев, Роман Каландаров һәм Владик Гафиятуллин игълан ителде.
Көн приютта тәрбияләнүчеләр өчен онытылмаслык хис-кичерешләргә бай булды.