Бүген Лаеш районының физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре әти-әниләр белән берлектә реабилитация курсы узучы балалар өчен "Кече Сабантуй" дип исемләнгән спорт бәйрәме оештырды.
Оештыручылар "Сабантуй" бәйрәме турында сөйләде, татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштырды. Бу чарада балалар чыдамлылык, көч, җитезлекләрен күрсәттеләр.