Яшел Үзәннең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре "Родник" "Волонтер" оешмасының активистлары белән берлектә сугыш ветераннары янына бардылар. Оештыручылар өлкәннәргә татлы бүләкләр тапшырдылар. Ветераннар бүленгән игътибардан канәгать калдылар, рәхмәтләрен белдерделәр.