Яр Чаллының "Кояшкай" үзәгендә Паралимпия уеннары узды

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Яр Чаллының "Кояшкай" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инде традициягә кергән Паралимпия уеннары атналыгы узды. Тәрбиячеләр спортның файдасы турында әңгәмәләр уздырдылар, балалар белән бергә ярышлар төрләрен искә төшерделәр.  Спорт белән шөгыльләнүгә тәрбия алучыларда зур кызыксыну уятты. Балалар капитаннар сайлап алдылар, девиз уйлап таптылар. Ярышларның беренче көнендә үк егетләр команда рухын һәм җиңү теләкләренең көсләрен күрсәттеләр. Соңыннан җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International