«2014–2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дәүләт программасының «Балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны профилактикалау» чаралары комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Казанда өч көнлек семинар узды. Чараның темасы – «Балигъ булмаганнарның аутодеструктив тотышын профилактикалау».
Семинарда социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре катнашты. Чараны Павел Краснобаев үткәрде.