«Исток-Башлангыч» үзәгендә балигъ булмаганнар белән интеллектуаль уен уздырдылар

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән рус телен һәм әдәбиятын цифрлаштыру турында интеллектуаль уен үткәрде. Чара «SkillCity күнекмәләр шәһәре» белешмә-уен сервисы» балаларга һәм яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү һәм киберсоциальләштерү буенча бөтенроссия социаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Уенның максаты рус теле һәм әдәбияты белән кызыксынуны арттыру гына түгел, команда күнекмәләрен, тәнкыйди фикерләүне үстерү, шулай ук яшьләрне белем бирү процессында цифрлаштыру нигезләре белән таныштыру иде.

Катнашучылар билгеләп үткәнчә, укытуның мондый формасы телне һәм әдәбиятны өйрәнүне кызыклырак һәм заманчарак итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International