Министрлыкта видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә булып узды. Аның эшендә министрлык карамагындагы учреждениеләр һәм социаль яклау идарәләре җитәкчеләре белән бергә ТР муниципаль берәмлекләренең башкарма комитет җитәкчеләре, ТР буенча Федераль салым хезмәте, РФнең ТР буенча социаль иминиятләштерү фонды, ТР буенча федераль миграция хезмәте, Проуратура органнары вәкилләре дә катнашты.
Җирле комиссияләр эше кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә кабаттан халыктан формаль булмаган эш мөнәсәбәтләре, минималь хезмәт хакыннан кимрәк хезмәт хакы түләү, хезмәт хакын конвертта бирү очраклары турында хәбәр итү бурычы куелды.