Бүген сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау максаты белән Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында “Физкультурник көне” бәйрәме булып узды.
Приют карамагындагы балалар ике командага бүленеп җитезлектә көч сынаштылар. Белгечләр сүзләренә караганда мондый чаралар сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ булдыралар, коллективта аралашырга ярдәм итәләр.