Бүген “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә Чепья мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән килделәр. Әлеге концерт бик күңелле узды. Татар, удмурд, мари биюләре тернәкләнүчеләрнең күңелләрен күтәреп җибәрде. Чара төрле шаян мәзәкләр, такмаклар белән бергә үрелеп барды. Катнашучылар тернәкләнүчеләр белән бергә яшьлекләрен искә алып, яшьлек җырларын җырлап, биеп алдылар.
“Наз” да тернәкләнү узучы инвалидлар, пенсионерлар Чепья мәдәният йорты хезмәткәрләренә үз теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерделәр.