Бүген Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырылды. Әлеге чарада районның предприятияләре һәм оешмалары вәкилләре катнашты.
Эшкә урнашырга теләүчеләр өчен түбәндәге булгечлекләр буенча вакансия тәкъдим ителде: автомобиль йөртүчесе, бульдозер машинисты, кондуктор, фрезеровщик, кладовщик, стропальщик, балта остасы һ. б.
Ярминкә барышында оешмалар вәкилләре эш шартлары, эшкә алучыга карата таләпләр белән таныштырган. Яшел Үзәнне кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелгән. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, үз чиратларында, катнашучыларга хезмәт базарындагы хәл һәм актуаль вакансияләр турында сөйләгән.
Чарага 119 кеше килгән иде. Шуларның 11енә эш урынына юллама тапшырылды.