Иртәгә, 19 августта 13.00 сәгатьтә, «Татмедиа» мәгълүмат агентлыгында (Декабристлар урамы, 2) пенсионерлар арасында компьютер белеме буенча Бөтенроссия чемпионатына багышланган матбугат конференциясе була.
Бүген белгечләре Питрәчнең "Шатлык” балалр һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белгечләре “Үткәннәргә кайту” дигән бәйрәм чарасы уздырдылар.
Бүген "Социаль туризм" социаль-мәдәни программасын гамәлгә ашыру кысаларында Тәтеш районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче картлар Тәтеш шәһәренә сәфәр кылдылар.
Бүген Чаллыда халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт учреждениеләрендә һөнәри юнәлеш бирү эшенең мәсьәләләре камилләштерү хакында фикер алыштылар. Чараны чыкты Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы оештырды.
Әле генә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының "Коммерцияле булмаган оешмаларының социаль хезмәтләр күрсәтү эшендә нәтиҗәлелеген гамәлгә ашыру” секциясе эшен тәмамлады. Әлеге секция республикада үткәрелә торган социаль юнәлешле коммерция булмаган оешмаларның III Республика форумы кысаларында узды.
Бу көннәрдә Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министырының урынбасары Юлия Абдреева Кукмара районының “Милосердие” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булып кайтты.
Буаның “Гармония” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәкәрләре Р.Сагдеев мәктәбендә балаларга “Мин – тормышымның авторы” дигән чара уздырдылар.