Парклар һәм скверлар елы кысаларында Бөгелмәнең "Возрождение"физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Хезмәт куярга һәрвакыт кирәк” дигән акция оештырдылар.
Себеркеләр, тырмалар, секаторлар тотып паркны җыйдылар. Әлеге фидакарь хезмәт табигатькә бик тә ярдәм итте, үзәк карамагында торучылар физик мөмкинлекләре чикле булуына карамастан тулы көч белән эшләделәр.