Бу көннәрдә ТАССРның төзелүенә 95 ел тулу уңаеннан Теләче районының “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү белгечләре, үзәк карамагында торучы балалар Теләче районының туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
Үзәк карамагында торучылар бик кызыксынып экскурсиядә бирелгән мәгълүматны тупладылар, төрле конкурсларда һәм викториналарда катнаштылар.