Бүген Кама Тамагы районында "Социаль проект: идеядән аны тормышка ашыруга кадәр" дигән семинар үтте. Әлеге чарада халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең кадрлар әзерләү фәнни-методик бүлегенең өлкән методисты Наилә Сәйфуллина презентация тәкъдим итте.
Шушы көннәрдә Яр Чаллының “Асылташ” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында наркоманиягә каршы профилактик чара программмасы нигезендә психология буенча чара утте. Әлеге чараның максаты балаларга наркоманиянең кеше сәламәтлегенә зыяны һәм йогылышы турында җиткерүдән гыйбарәт.
Бүген Тукай районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "М. И. Г." отряды волонтерлары белән берлектә "Чиста һәйкәл" дигән акция оештырдылар. Акциядә 7 яшьтән 13 яшькәчә 9 волонтерлар катнашты. Акциянең максаты балаларда патриотик аң, җаваплылык хисләрен формалаштыру.
Бүгенге көндә балигъ булмаганнарда әхлакый нормаларын һәм кыйммәтләрен тәрбияләүгә ихтыяҗ туды. Әлеге нормалар бар диндә шактый ачык күренә.
Казанда пенсионерлар арасында компьютердан файдалану буенча Бөтенроссия чемпионатының ябылу тантанасы узды. Әлеге зыялы ярышларда Россиянең 70 төбәгеннән һәм 6 чит илдән килгән пенсионерлар көч сынашты.