“Шатлык” приютында белем көненә багышланган чара үткәрелде

2015 елның 26 августы, чәршәмбе

Бүген Питрәч районының “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Белем көненә багышланган бәйрәм узды.

Чарада почта хезмәткәрләре (РУЭС) һәм Владимир атакай кунакка килгән иде. Мультфильмнардагы персонажлар бәйрәмне тагын да күңелле итте. Бәйрәмдә шулай ук балалар, приют хезмәткәрләре, тәрбиячеләр катнашты. Мәктәп турында шигырьләр, җырлар яңгырады.

Кунаклар буш килмәгән иде. 1 нче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International