Иң күп эштән китүчеләр – күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагыннан

2015 елның 26 августы, чәршәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 19 нчы августтан алып 25 нче августка чаклы булган хисап атнасында  эшсез дип танылганнар арасыннан 69 кеше күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү  тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә  дә  очрый. Мисал өчен, эшкәртүче җитештерү тармагында 69 кеше эшсез дип билгеләнгән.

Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: мәгариф өлкәсе – 62, күчемсез мөлкәт белән операцияләр – 41, төзелеш – 38, транспорт һәм элемтә – 35, дәүләт идарәсе – 21, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү – 19, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы – 18, сәламәтлек саклау – 18, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 16, электроэнергия, газ, су җитештерү һәм тарату – 10, файдалы казылмалар табу – 5, балыкчылык – 1.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International