ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Чистайның “Салават күпере” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә  "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясенә йомгак ясалган. Әлеге чара гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә уздырылган.
Бүген Кукмараның “Милосердие” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясенә йомгак ясалган.

Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе кысаларында мөмкинлекләре чикле сайлаучылар өчен Яр Чаллының "Изгелек" тернәкләндерү үзәгендә "Физик мөмкинлекләр чиклелек – чиксез хокук бирә" дигән чара булып узды.

Бүген Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү булекчәсенә Субаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән килделәр.

Утырышта социаль ориентацияләнгән оешмалар белән хезмәттәшлек итү һәм аларны социаль хезмәт секторына кертү мәсьәләсе каралды.

Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы   астында  һөнәри юнәлеш бирүче чаралар белән районда урнашкан авылларга чыгуны дәвам итә. Бүген мондый чара Осиново авылында булып узды. 

Бүген Бөгелмәнең “Радуга” халыкка социаль ярдәм күрсәтү  үзәгендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясенә йомгак ясалган. Әлеге чара гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә уздырылган.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өч яклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.

Бу көннәрдә Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министырының урынбасары Наталья Бутаева Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының социаль оешмалары коллективлары белән очрашу уздырды.


26
август, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Чистайның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Республика көненә багышланган концерт булып узды. Кичә җөмһүриятебезнең башкаласы – Казанны чагылдырган, Татарстан республикасының гүзәл, игътибарны җәлеп итүче истәлекле урыннарын сурәтләндергән слайдлар белән башланып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International