Бүген Кама Тамагы районында "Социаль проект: идеядән аны тормышка ашыруга кадәр" дигән семинар үтте.
Әлеге чарада халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең кадрлар әзерләү фәнни-методик бүлегенең өлкән методисты Наилә Сәйфуллина презентация тәкъдим итте.
Семинарда, шулай ук, авыл җирлекләре, мәдәният бүлеге, мәгариф бүлеге, үзәк район хастаханәсе, районның иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.