Шушы көннәрдә шәһәр паркында “Азнакайныкын сатып ал" дигән акция буып узды. Үз продукцияләрен шәһәрлеләргә эре предприятиеләр тәкъдим итте.
Бүген Баулының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Әниләр мәктәбе” ачылды.
Шушы көннәрдә Тәтешнең "Тетюшское сияние" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре авыл җирлегендә яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарда кунакта булып кайттылар.
Татарстан Республикасында яшьләргә патриотик тәрбия бирү" республика программасы кысаларында Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Минем яраткан шәһәрем” дигән дәрес узды. Чарада социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар катнашты.
Бүген ТР Дәүләт Советында социаль сәясәт буенча Россия Федераль җыелышының Федерация Советы Комитеты рәисе Валерий Рязанский социаль өлкә хезмәткәрләре белән эшлекле очрашу уздырды. Чарада социаль сәясәт буенча Парламент комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче методистлар катнашты. Чарада социаль законнарда кертелгән яңалыклар турында сөйләштеләр.
Кукмараның "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында "Хокукый белемнәр мәктәбе" дигән түгәрәк өстәл булып узды. Чарада "Тылсым" үзәге директоры Нурсөя Мөбәрәкова, РФ пенсионерлар союзының җирле бүлеге рәисе Әлфинур Сабитова катнашты.
Бүген Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр мини-өмә оештырдылар. Балалар чүп-чар, яфраклар җыйдылар.