Түбән Каманың "Веста" үзәгендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясенә йомгак ясаганнар

2015 елның 26 августы, чәршәмбе

Бүген Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү  үзәгендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясенә йомгак ясалган. Әлеге чара гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә уздырылган. Акциянең максаты күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук сәламәтлек  мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт булган.

Чара ахырында Татарстан Республикасының Дәүләт советы депутаты Ильсөя Мезикова балаларны бәйрәм белән котлады, булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International