Тукай районында "Чиста һәйкәл" дигән акция булып узды

2015 елның 26 августы, чәршәмбе

Бүген Тукай районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "М. И. Г." отряды волонтерлары белән берлектә "Чиста һәйкәл" дигән акция оештырдылар. Акциядә 7 яшьтән 13 яшькәчә 9 волонтерлар катнашты. Акциянең максаты балаларда патриотик аң, җаваплылык хисләрен формалаштыру.

Балалар һәйкәл янындагы территорияне җыештырдылар, сыннан тузанны сөрттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International