Казанда пенсионерлар арасында компьютердан файдалану буенча Бөтенроссия чемпионатының ябылу тантанасы узды. Әлеге зыялы ярышларда Россиянең 70 төбәгеннән һәм 6 чит илдән килгән пенсионерлар көч сынашты.
Чемпионатның төп максаты – пенсионерларны компьютер технологияләренә өйрәтү, аларга дәүләт электрон хезмәтләренә юл ачу. Әлеге чара бишенче ел рәттән уздырыла һәм өлкән буын вәкилләре арасында көннән-көн популярлаша бара.
Чемпионатта Татарстан данын ике пенсионер яклады. Чаллы шәһәреннән Зоя Гаус һәм Казаннан Сергей Мезенцев ярышлар залыннан шулай ук яхшы кәеф белән чыкты.
- Бик җаваплы чемпионат булды. Биремнәрнең барысын да тиешенчә үтәдем дип саныйм. Ярыш вакытында Интернет белән бәйле проблема гына бераз комачаулык тудырды. Интернетта шактый гына биремнәр үтәргә кирәк иде. Шулай да, барысын да уңышлы чиштем дип уйлыйм, – диде Зоя Гаус.
Татарстан вәкилләре “Дәүләт хезмәтләре” номинациясендә абсолют лидер булды.