ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы гомуми белем бирү учреждениеләренең 7-10 сыйныф укучылары арасында “Киләчәккә билет” дип исемләнгән иншалар конкурсы башлануы хакында игълан итә.

Шушы көннәрдә Зәйнең халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Р.Ш. Фәрдиев исемендәге ял һәм мәдәният паркында “Без шәһәребезне яратабыз” дип исемләнгән чара оештырды.

Шушы көннәрдә Менделеевск районының “Камские зори” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Вафирә Гизатуллинаны искә алу кичәсе узды.

Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында көн саен иртән савыктыргач дәресләр үтә.


17
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Хөкүмәт йортында Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчесе Максим Топилин “Россиядә югары социаль нәтиҗәгә ия оешма – 2014” конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

22 сентябрь көнне Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк. Әлеге чарада шәһәрнең 58 предприятиесе катнашыр дип көтелә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләрнең хокукларын саклау, вакытында һәм тулысынча аларга хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеген дәвам итә.

Шушы көннәрдә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре пенсия яшендәгеләр һәм эшсез граңданнар өчен вакансияләр ярминкәсе уздырды.

23 сентябрь көнне Менделеевск районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре “Юность” мәдәни үзәгендә вакансияләр ярминкәсе уткәрә.

Шушы көннәрдә Кукмара районының Римма Ахмадеева җитәкчелегендәге “Здоровье” Клубы катнашучылары Мамадышның “Забота” халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә булып кайттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International