Кукмара районының ветераннары Мамадышның “Забота” үзәгендә булып кайтты

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Кукмара районының Римма Ахмадеева җитәкчелегендәге “Здоровье” Клубы катнашучылары Мамадышның “Забота” халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә булып кайттылар.

Очрашу бүлек мөдире Наталья Кекишеваның социаль-тернәкләндерүнең яңа методлары, бүлек эшчәнлеге хакында сөйләвеннән башланып китте. Аннан соң үзәк ветераннары Вахит Галеев, Рәкип Мерзин, Рәйсә Сахарнова ветераннар эшчәнлеге белән таныштырды.

Очрашу ахырында иҗади кичә узды. Монда Нины Терентьева, Вахит Галеев шигырьләре яңгырады. Ветераннар бер-берсенә ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International