22 сентябрь көнне Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк. Әлеге чарада шәһәрнең 58 предприятиесе катнашыр дип көтелә. Вакансияләр турында мәгълүматны мәгълүмат терминаллары, листовкалар һәм стендлар аша табарга мөмкин булачак. Ярминкәгә килүчеләргә табиб, инженер, шәфкать туташы, арматурщик, бетончы, балта остасы һ.б. белгечлекләр буенча 17000 вакантлы урыннар тәкъдим ителәчәк. Чара Химиклар Мәдәният сараенда үтәчәк.
Башлану вакыты: сәгать 10.00.
Белешмәләр өчен телефон: 562-48-16.