Шушы көннәрдә Менделеевск районының “Камские зори” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Вафирә Гизатуллинаны искә алу кичәсе узды.
Приют тәрбиячесе Резеда Шакирова һәм Светлана Биктимирова балаларны бөек җырчының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, «Сагындым», «Кыр казлары киткәндә» җырларын тыңлатты.