ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасының 1992 нче елның 19 нчы февраленнән "Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәре" дигән    № 1448-XII Законы нигезендә 24 нче сентябрь  Корбан бәйрәме  - эшләми торган бәйрәм көн булачак.
Агымдагы елның 25–26 сентябрь көннәрендә “Казан” агросәнәгать күргәзмәләр залынд вакансияләр ярминкәсе узачак.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләрнең хокукларын саклау, вакытында һәм тулысынча аларга хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеген дәвам итә.

23 сентябрь көнне Чистайның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәнкәсе узачак.

Шушы көннәрдә Чистайның “Юлдаш” өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында күпкырлы колледж студентлары катнашында хәйрия концерты узды.

“Экстремизмга – Юк!” айлыгы кысаларында Балтачның “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Туган йортым –Татарстан: җиребез дә, тарихыбыз да уртак” темасына китап күргәзмәсе оештырылды.

Шушы көннәрдә "Не оступись!" программасы кысаларында  Лениногорскның "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә балигъ булмаганнар арасында жинаятьне кисәтүгә багышланган чаралар үткәрелде.

Шушы көннәрдә "Экстремизмга – Юк!" айлыгы кысаларында "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә "Терроризм – җәмгыятькә янау" дип исемләнгән чара уздырды.


20
сентябрь, 2015 ел
якшәмбе
21-23 сентябрь көннәрендә Ставропольдә "Бергә – балалар хакына!" VI Бөтенроссия күргәзмә-форумы узачак. Анда катнашу өчен илнең 60 регионнарыннан 500 дән артык социаль өлкәдә гаилә һәм балачак проблемалары белән шөгыльләнүче белгечләр җыелачак. Фаразлар буенча, якынча 2000 кеше "Ставрополь" күргәзмәсен караячак.

18
сентябрь, 2015 ел
җомга

Шушы көннәрдә Тукай районының "Шәфкать" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре һәм Инвалидларның "Спорт хәрәкәте" иҗтимагый төбәк оешмасы белән берлектә ярышлар уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International