Яр Чаллының күп кенә предприятияләре хезмәткәрләренә бурычын кайтарды

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләрнең хокукларын саклау, вакытында һәм тулысынча аларга хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеген дәвам итә.

Соңгы бер ай барышында республикада хезмәт хакы түләү буенча башкарылган эш нәтиҗәләренә караганда, Яр Чаллының транспорт өлкәсендә эш башкаручы передприятияләр 160 хезмәткәргә 1 млн. 550 мең. күләмендә бурычын кайтарган.

Бу юнәлештә республикада эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International