Шушы көннәрдә Зәйнең халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Р.Ш. Фәрдиев исемендәге ял һәм мәдәният паркында “Без шәһәребезне яратабыз” дип исемләнгән чара оештырды.
Алар балалар өчен күңелле уеннар, табышмаклар, конкурслар әзерләгән иде. Чарада катнашучылар өчен белгечләр паркны булдыру хакында тарихи вакыйгалар да сөйләделәр. Һәр катнашучы яраткан шәһәре турына фикерләре белән уртаклаша алды.
Балалар һәм аларның әти-әниләре чарадан кәнагать калды.