Шушы көннәрдә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре пенсия яшендәгеләр һәм эшсез граңданнар өчен вакансияләр ярминкәсе уздырды.
Ярминкәдә катнашучыларга инженер, мастер, бухгалтер, троллейбус йөртүче, слесарь-төзекләндерүче, электромонтер, штамплаучы, түбә ябучы, тегүче, коючы, почтальон һ.б. белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде.
Чарада барлыгы 80 кеше катнашты. 15 кеше вакантлы урныннарга юлламалар алды. 10сы яңадан профессиональ уку курсларына йөрергә теләк белдерде, 7се профессианаль ориентацияләү буенча тест узды.