Менделеевск районында яшәүчеләргә эш урннары тәкъдим итәчәкләр

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

23 сентябрь көнне Менделеевск районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре “Юность” мәдәни үзәгендә вакансияләр ярминкәсе уткәрә.

Эшсез гражданнарга  инженер, мастер, хисапчы, слесарь-төзекләндерүче, штамплаучы, токарь, түбә ябучы, баш энергетик, тегүче, кою остасы, почтальон һ.б вакансияләр тәкъдим ителәчәк.

Шул көнне эш белән тәэмин итү үзәкләре белгечләре кызыксындырган сораулар буенче белешмәләр бирәчәк.

Ярминкә: Минзәлә шәһәре, Бурмистров ур., 3 йорт адресы буенча узачак.

Башлана 9.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International