Мамадышның "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге юрисконсульт Рүзилә Сафина, нотариуслар Эдуард Камалов һәм Гөлнара Кукужева, адвокат Николай Останин белән очрашу оештырды. Натариус тарафыннан 15 кеше кабул ителде. Иң күп мөрәҗәгатьләр саны пенсия законнары белән бәйле иде. Юристлар ешрак милек һәм мираска бәйле сорауларга җавап бирде.
Лениногорскның "Исток-Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан чаралар узды.
Өлкәннәрне котларга Казаннан кунаклар килгән иде: ТР Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева, РФ Федераль җыены ТР Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин ярдәмчесе Адель Хәйруллин, Түбән Әлки авыл җирлеге идарәсе депутаты Булат Хәйруллин, Хәйрия фонды директоры Ирина Волостнова, РФ Федераль собраниесе Дәүләт думасы депутаты Айрат Хәйруллин, ААҖ "Алексеевскдорстрой" вәкиле Алсу Мәхмүтова, Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин, социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, Әлки муниципаль районында социаль яклау бүлеге җитәкчесе Альмира Ибәтова.
Тәтешнең сукырлар җәмгыяте оешмасы "Белая трость" айлыгы кысаларында хисап-сайлау конференциясе уздырды.