Эшкә алырга теләүче 19 предприятие кадрлар бүлеге вакилләре тарафыннан түбәндәге белгечлекләр буенча эш урыннары тәкъдим ителде: бүлекчә җитәкчеләре, әйдәп баручы инженер, менеджер, техник, экскаватор машинисты, пешекче, эретеп ябыштыручы, кладовщик, мастер, лаборант, автомобиль йөртүче, шәфкать туташы, урам себерүче, территорияләр җыештыручы һәм башкалар. Шулай ук Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан да 3500дән артык эш урыны тәкъдим ителде.
Әлеге ярминкәдә 194 кеше катнашты, шуларның 173е пенсиядәгеләр һәм пенсия алды яшендәгеләр. Нәтиҗәдә 27 кешегә алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар бирелде.