Шушы көннәрдә Минзәләнең халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан "Өлкәннәргә чәчәкләр бүләк итегез" дип исемләнгән акция үткәрде.
Чарада 2нче санлы мәктәп укучылары катнашты. Укучылар гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә, үз куллары белән төзле кәгазьләрдән чәчәкләр ясап, аларны өлкән буын вәкилләренә бүләк иттеләр.