Түбән Каманың “Веста” үзәгендә “Табигатьтә начар һава торышы юк” дип исемләнгән чара оештырдылар

2015 елның 9 октябре, җомга

Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Курбатова парклар һәм скверлар елы кысаларында "Табигатьтә начар һава торышы юк" дип исемләнгән чара оештырды. Чарада социаль ярдәм күрсәтүгә алынган балалар катнышты.

Дәрес табигатьтә узды. Бу көнне беренче кар яуды, дәрес шуның белән кызыклы иде. Социаль педагог Иван Бунин һәм Габдулла Тукай шигырьләрен укыды. Соңыннан балалар бик теләп көз турындагы табышмакларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International