Бөтендөнья татар конгрессы “Ак калфак - татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы” башкарма комитеты шушы көнннәрдә Балтач культура үзәгендә “Шәҗәрә – безнең тамыр” чарасын үткәрде.
Әлеге чарада Балтачның “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре Гөлшат Шәфыйкова да катнашты. Ул горурлык белән үзенең нәселе, алтын куллы бабасының һөнәре турында сөйләде. Мондый чаралар буыннан буынга килгән матур гадәтләрне саклап, яңа гаилә коручыларга якшы үрнәк булып тора.