Лениногорскның "Исток-Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан чаралар узды.
Г. Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре "Яшьлекне данлыйбыз" дип исемләнгән конкурс, викториналар белән музыкаль очрашу оештырды.
Өлкән буынны котларга концерт программасы белән 16-нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр 14-нче номерлы мәктәп укучылары килде. Пенсионерлар игътибарына балалар сәнгать мәктәбенең "Безнең әби-бабайлар" исемле күргәзмә эшләре тәкъдим ителде.
Моннан тыш, үзәк хезмәткәрләре бушлай юридик ярдәм күрсәтүне оештырган иде. Очрашуда нотариус вазыйфаларын башкаручы Альберт Аюпов, адвокат Индира Мингалимова-Ильбулова, юрист Вероника Руденко, социаль-тернәкләндерү бүлеге мөдире Оксана Багдашкина катнашты. Пенсионерлар кызыксындырган сорауларына аңлатмалар һәм консультацияләр алдылар.