Кукмара үзәге хезмәткәрләре “Чиста йорт” хәйрия акциясендә катнашты

2015 елның 9 октябре, җомга

Кичә Кукмараның "Тылсым" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре"Чиста йорт" хәйрия акциясендә катнашты.

Социаль хезмәткәрләр тыл хезмәтчәне Хәнифә Аскарова йортында җыештыру үткәрделәр. Шәфкать туташы социаль-медицина хезмәтләре күрсәтте: кан басымын үлчәде, медицина мәсьәләләре буенча киңәшләр бирде.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, ялгыз һәр гражданин социаль бригада хезмәтеннән файдалана ала. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International